Яңа ел бәйрәменә 150 бала чакырылган иде – мобилизацияләнгән гражданнарның балалары, уку отличниклары, фән олимпиадаларында һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, мәктәп иҗтимагый тормышы активистлары.
Театр тамашасы башланыр алдыннан район Башлыгы Александр Никошин котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Ул балаларны уңышлары белән мактады, яңа уңышларга ирешүләрен теләде.
Залда җыелучылар исеменнән күп кенә иҗади конкурсларда җиңүче Полина Корнеева чыгыш ясады. Ул мондый кызыклы һәм матур чара, татлы бүләкләр өчен рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә балалар район маркасын төшермәсләр, дип ышандырды, аннары җитәкчегә үз куллары белән ясаган Яңа ел символын бүләк итте.
Аннары бәйрәмдә катнашучылар район Башлыгы белән истәлек фотосына төште. Балалар бизәлгән чыршы тирәсендә уйнадылар, күңел ачтылар. Ахырда һәр чакыручыга татлы бүләк тапшырылды.