Гражданнарны сыйфатлы һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, саклау шартлары һәм яраклылык сроклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырачак.
Территориаль бүлек белгечләре - (884345) 2 05 38, 2-08-83 телефоннары буенча эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр әлеге мәсьәлә буенча теләүчеләргә консультация бирәчәкләр.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
"Кайнар линия» 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр эшләячәк