Яңа ел каникулларында спорт ярышлары

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

2 гыйнварда 13.00 сәгатьтә - «Алинә»  спорт залы базасындагы шугалакта хоккей буенча иптәшләрчә очрашулар.

3 гыйнварда 11.00 сәгатьтә-район мәдәният йортында шахмат турниры.

4 гыйнвар-Түбән Әлки авылында билбау көрәше буенча спорт мәктәбе турниры, шул ук көнне Чаңгы базасында Спартакиадага әзерлек кысаларында муниципаль хезмәткәрләр катнашында чаңгы стартлары узачак.

5 гыйнвар - «Алинә» спорт залында киокусинкай каратэ буенча Раштуа турниры, шул ук көнне 10.00 сәгатьтә Балалар иҗаты йортында шашка буенча яңа ел турниры.

6 гыйнвар-13 һәм 15 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында бадминтон буенча спорт мәктәбе беренчелеге, шул ук көнне Түбән Әлки авылында хоккей буенча Әлки районы Чемпионатының 2 нче туры.

7 гыйнвар «Алинә»спорт залында мини-футбол буенча турнир.

8 гыйнвар-2009 елгы һәм аннан яшьрәк егет, кызлар арасында  «Ләйсән» бассейнында йөзү буенча спорт мәктәбе беренчелеге.

9 гыйнвар «Алинә» спорт залында волейбол буенча турнир.

11 гыйнвар – «Алинә»спорт залында пауэрлифтинг буенча район беренчелеге.

Ярышларга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International