Бәйрәм кәефен бернәрсә дә бозмасын

2022 елның 30 декабре, җомга

2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Тиешле карарны ТР Министрлар Кабинеты Премьер-министр Алексей Песошин имзалады.

Әлеге режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы хәвефлелектәге пиротехник эшләнмәләр куллану тыелачак, махсус капма-каршы режим дәвамында шулай ук ачык территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар арта. Хокук бозучы гражданнарга  - 20000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 60000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә  - 80000 сумга кадәр, юридик затларга - 800000 сумга кадәр штрафлар яный.

Яңа ел бәйрәме шатлыклы һәм күңелле, тискәре нәтиҗәләргә китермичә узсын өчен, халыкны янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә зур игътибар бирергә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International