Әлки районында чаңгы ярышлары узды

2023 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Яшь имәннәр» балаларны савыктыру лагере базасында 2023 елда беренче чаңгы ярышлары узды

Чаңгыга басарга теләүчеләр күп иде. Иң элек әлкилеләрне яңа 2023 ел белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов котлады, барысына да уңышлар һәм сәламәтлек теләде. Аннары чаңгы ярышларының баш хөкемдары Николай Ирдинкин ярыш кагыйдәләрен аңлатты. Ир-атлар трассада - 3 чакрым озынлыктагы трассада, хатын-кызлар 2 чакрым озынлыктагы трассада ярыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International