күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2023 елның 8 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән -26 ..-31˚, урыны белән -35 ˚ һава температурасы көтелә, көндез -21..-26˚.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Өшү һәм туңу булмасын өчен, урамга чыкмаска, балаларның, йорт хайваннарының урамда озак йөрүенә юл куймаска һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга.
Туңу рискының төп факторлары: кысан һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь куллану, шулай ук арыганлык һәм талчыгу. Катлы - катлы киенегез - һава катламнары җылыны тота, җылы стелькалар һәм йон оекбашлар киегез – алар, аякларын коры калдырып, ңымны сеңдерәләр, салкын вакытта җылы бияләйләр, баш киемнәре һәм шарфтан башка чыкмагыз; даими актив хәрәкәттә булыгыз.
Көчле салкында ерак сәфәрләргә чыкмау яхшырак. Автомобиль механизмнарында юл-транспорт һәлакәте куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләргә дә үз иминлеген истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы киемнәр һәм аяк киемнәре турында онытмаска, кайнар чәй алырга, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булдырырга.
Автомобильдә начар күрүчәнлек шартларында хәрәкәт иткәндә кирәкмәгән үзгәрешләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Кинәт тукталулар ясамаска кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә Туктату педаленә берничә тапкыр басып артта хәрәкәт итүче транспортка сигнал бирергә.
Мөмкин булганча, юлга чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.
Өшү вакытында беренче ярдәм:
Әгәр өшесәгез, җылы бинада бер-ике сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр туңу икән - кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Әгәр медицина ярдәме алырга мөмкинлек булмаса, өшегәндә нишләргә?
Зыян күрүчененең киемен алмаштырыгыз. Юеш киемнәрен салгызып аны җылы җәймәләргә һәм одеялга төрегез. Гәүдәнең зыян күргән өлешенә тимәскә!
- Җылы суда җылыгыз. Су температурасы 40-42 С. Булырга тиеш,әгәр термометр юк икән, терсәкне суга тыгып карагыз, пешермәсә булган дигән сүз. Әгәр дә кайнаррак икән суытыгыз. Туңган урынны суга тыгыгыз, тән тиресе алланганчы һәм сизүчәнлек барлыкка килгәнче тотыгыз. Зарарланган җир савыт-саба стенасына тиеп торырга тиеш түгел. Әгәр бит яки колак туңган икән, йомшак сөлге белән җылылык компресслары ясагыз (суга тыгып, сыгып алырга).
- Киптерегез һәм төрегез. Тире кызарып чыгу белән, киптерегез һәм зарарланган участокны чиста материя белән каплагыз. Әгәр дә бу аяк яки кул булса, һәр бармакны төрергә һәм зарарланган тире аша инфекция үтеп керергә ирек бирмәс өчен, бармаклары арасында мамык шарлар тыгарга кирәк.
- Җитмәгән сыеклыкны тулыландырыгыз. Алкогольдән башка теләсә нинди җылы эчемлек бирегез. Бу нормаль тән температурасын торгызырга һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.
- Авыртуны баса торган чаралар күрегез. Аспирин яки ибупрофен авыртуны бастыра һәм кан әйләнешен яхшырта.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:
-спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, беркайчан да ятакта тартмагыз!
-балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык тыгызламагыз, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
- кабызылган электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та сизми.
Берәр проблема килеп чыкса, сез һәрвакыт бердәнбер ашыгыч шалтырату номерына мөрәҗәгать итә аласыз - "101,112". Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә, телефоннан һәм кәрәзле телефоннан бушлай
Татарстан Республикасында Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.