26 декабрьдә Чуаш Кичүе мәктәбендә укыган майор, танк батальоны командиры, МХО катнашучы Ганиев Дамир Мәсхүт улы белән очрашу булды.
Бик мөһим һәм безгә кирәкле очрашу җылы шартларда узды. Дамир Мәсхүт улы укытучы һәм укучылар сорауларына төгәл һәм аңлаешлы җавапларын бирде. Мәктәп коллективы исеменнән укучыбызга чакыруыбызны кабул итеп кунакка килүе һәм мәктәп исеменә әйткән җылы сүзләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Һәркемнең Җиңү яулап, түземсезлек белән көткән якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтуларын телим. Без сезнең белән горурланабыз! Рәхмәт сезгә!