Алина Садиванкина балаларны үз эше белән кызыксындыра һәм мавыктыра белә

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Мәдәният өлкәсендә гомуми эш стажы-32 ел. Карата авылы мәдәният йортында 1990 елның февраленнән алып хәзерге вакытка кадәр эшли.

Ул үзен җаваплы һәм намуслы хезмәткәр итеп күрсәтте. Алина Николаевна - талантлы сценарист һәм мәдәни-ял итү чараларын куючы. Балаларны түгәрәге эше белән мавыктыра белә. Артистка. Җырларга һәм биергә ярата, шулай ук даими рәвештә клуб формированиеләре эшен камилләштерә; авылда мәдәни-массакүләм чаралар оештыруда һәм уздыруда күпсанлы яшьләрне җәлеп итә, яшь буында халык традицияләренә тотрыклы кызыксыну формалаштыра.

       Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең үзара мөнәсәбәтләре яхшы, хезмәттәшләренең хөрмәт һәм абруен казанды. Холкы аралашучан, максатчан, күңелле.

Алина Николаевна чуваш халкының гына түгел, ә рус, татар һ.б. бәйрәмнәрне саклауда һәм үстерүдә зур өлешен кертә. Авылда чараларны тиешле дәрәҗәдә планлаштыра һәм оештыра. Үзешчән сәнгать коллективларының төрле район, республика конкурсларында катнашуын оештыра, призлы урыннар яулый.

 «Карата авыл мәдәният йортының клуб оешмалары эше турында», «Татарстан Республикасы халыкларының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калу, өлкән яшьтәге кешеләр тәҗрибәсен үсеп килүче буынга тапшыру нигезендә»темаларына семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрә.

«2012 елгы Чуаш сандугачы» республика конкурсының, «Уяв» Бөтенроссия чуваш мәдәнияте бәйрәменең Дипломанты булып тора. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгына багышланган «Җиңү салоннары» республика халык иҗаты фестивале лауреаты.  Шулай ук «Авыл мәдәният йортының иң яхшы директоры» исеменә һөнәри осталыкның республика зональ конкурсында җиңүче. Татарстан халыкларының ел саен уздырыла торган «Әйлән - бәйлән» балалар республика фестивале кысаларында II, III дәрәҗә лауреаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International