26 гыйнварда Росреестр архив документларын алу мәсьәләләре буенча Бөтенроссия "кайнар линия”сен үткәрә

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанлылар үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак.

Шалтыратулар 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Кайнар линиягә шалтыратып, сез белә аласыз:

 Архивтан соралмаган, “онытылган" документларны кайдан алырга була;

- Хокук билгеләүче документларның күчермәләрен, шулай ук җир төзелешен уздыру нәтиҗәсендә алынган дәүләт фондыннан документларны ничек алырга;

- Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан нинди мәгълүмат сорарга мөмкин?

Сезнең сорауларга Татарстан Росреестры һәм «Роскадастр» ППКның Татарстан Республикасы буенча филиалы экспертлары җавап бирәчәк.

Белешмә өчен

2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы «Роскадастр» ППКНЫҢ Татарстан Республикасы буенча филиалы итеп үзгәртелде, шул ук вакытта яңа дәүләт учреждениесенең вәкаләтләре шактый киңәйтелде. 

Үзгәрешләр турында тулырак https://roskadastr.tatarstan.ru/index.htm/news/2160740.htm .

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International