Әлки районында студентлар-яшьләр очрашуы үтәчәк

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

10 февральдә район мәдәният йортында төрле уку йортларында белем алучы студентлар, 35 яшькә кадәрге районыбызда эшләүче яшьләр белән традицион форум үткәрелә.

Әлеге мәртәбәле чарада 2022 елда яшьдләребез сәясәте юнәлешендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалачак. 2023 елга максатлар билгеләнәчәк. Форумда җәмәгать эшләрендә, спортта иң актив яшьләр бүләкләнәчәк.

Форум сәгать 10.00 да башлана. Барлык яшьләрне көтеп калабыз.

Район яшьләр сәяәсәте һәм спорт бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International