Алкоголь продукциясен законсыз сату турында кая хәбәр итәргә?
Легаль булмаган алкоголь продукциясен сату турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 8(843) 278-92-79 (тәүлек буе) кайнар линиясенә хәбәр итәргә мөмкин.
Алкогольле продукциянең легальлеген ничек тикшерергә?
Алкогольле продукциянең легальлеген шешәнең тышкы кыяфәте буенча тикшерергә була-этикетка һәм контрэтикетка тигез ябыштырылган, капкачы әйләнми, шешәгә акциз маркасы яки махсус марка ябыштырылган. Шешә эчендә чит әйберләр юк. Сатучы легаль җитештерелгән алкогольле продукциягә беренче таләп буенча товарны озату документларын: товар-транспорт накладноен, ТТНга белешмә яки таможня декларациясенә белешмә (импорт продукциясе өчен) тапшырырга тиеш.
Икенче вариант. 5-114-115 номеры буенча шалтыратыгыз һәм операторга сатыла торган алкоголь продукциясенең легальлеген тикшерергә теләвегез турында хәбәр итегез. Аннары шешәдән теркәү номерын әйтегез. Әгәр алкоголь Татарстанда җитештерелгән булса, партия номеры шешәнең колпагында билгеләнгән; әгәр безнең республикадан читтә җитештерелгән булса, шешәнең үзенә (штрихкод өстендә) ясалган наклейкада.
Өченче вариант. Шулай ук бу хезмәттән интернет аша файдаланырга мөмкин. Сервис Татарстан Республикасының uslugi.tatar.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы