Әлки районында юл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында мини-футбол буенча турнир узды

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

“Алинә” универсаль спорт залында "Алексеевскдорстрой"ААҖ кубогына мини - футбол буенча Чемпионатның 3 нче туры узды.

Ярышларда 5 команда катнашты: Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спас участоклары, Биләр тракторы. Спортчыларны «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте генераль директоры Марат Саттаров сәламләде. Сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та чыгыш ясады.

Турнир әйләнеш системасы буенча узды, бу командаларга үзара уйнарга һәм ярышларның җиңүчесен гадел билгеләргә мөмкинлек бирде.

 

Бүгенге уеннар нәтиҗәләре:

1. Биләр тракторы - Әлки участогы 1-3

2. Алексеевск - Яңа Чишмә районы 4-1

3. Әлки - Спас 1-4

4. Биләр тракторы - Алексеевск 2-1

5. Алексеевск - Спас 1-0

6. Яңа Чишмә-Биләр 2-0

7. Әлки-Алексеевск 0-1

8. Яңа Чишмә - Спас 0-6

9. Спас - Биләр 2-3         

10. Әлки - Яңа Чишмә 2-0

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International