Тикшерү узу өчен, участок терапевтына язылырга кирәк. Шуннан соң гына ул сезне процедурага җибәрәчәк. Тикшерүне 40 яшьтән узган хатын-кызлар өч елга бер тапкыр узарга мөмкин. Әгәр дә Сез үзегезнең сәламәтлек торышы турында борчыласыз икән, ниндидер шикаятьләр бар икән, кичекмәстән участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Маммограммада нурланыш дозасы кечкенә, хәтта флюорографиягә караганда азрак.
Бу хакта безгә районның баш табибы Светлана Одушкина хәбәр итте.