Базарлы Матактан Ильяс Идиятуллин «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалына кунак итеп чакырылган

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Агач остасы Ильяс Идиятуллин «Татарстан - Яңа Гасыр» телканалының иртәнге «Манзара» тапшыруына кунак итеп чакырылган.

 Ильяс анда үзенең агачтан ясалган кайбер эшләрен дә алып барган.

Тапшыруда тул Әлки районы исеменнән Татарстанда, Росииянең төрле шәһәрләрендә үзенең эшләнмәләре белән күргәзмәләрдә, ярминәкләрдә катнашуы хакында бик кызыклы истәлекләре белән уртаклашты.

Ул район Балалар иҗаты йортында укучыларны агачтан төрле предмедлар ясарга өйрәтә. Аның кул эшләнмәләрен Татарстан Президенты Рәстәм Миңнеханов та бик ошатып сатып алган булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International