Татарстанлылар Татарстан Росреестры белгечләренә консультацияләргә алдан языла ала

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Росреестрының барлык территориаль бүлекләрендә ведомство белгечләренә консультацияләргә электрон язылу мөмкин булды. Язылу Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәте порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша башкарыла.

Россия реестры белгеченә кабул итүгә электрон язылу өчен түбәндәгеләр кирәк:

- ТР Дәүләт хезмәте порталында авторизацияләнергә;

- бүлеккә керергә (гражданнар өчен хезмәт күрсәтүләр/бизнес өчен хезмәтләр);

- Росреестр хезмәтләрен консультатив кабул итүгә язылу сайларга;

- консультация алу бүлеген һәм урынын сайларга;

- консультация тематикасын сайларга һәм уңайлы вакытка язылырга.

Казанда һәм республика районнарында сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр гражданнарны кабул итәләр. Кабул итү графигы белән җентекләбрәк сез rosreestr.tatarstan.ru сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә таныша аласыз - «Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең структур бүлекчәләре башлыклары гражданнарны кабул итү графигы».

Шулай ук гражданнар өчен кире элемтә платформасы (КЭП) эшли, ул форма аша дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук Росреестр сайтларындагы виджетлар мөрәҗәгатьләрне җибәрергә һәм оператив рәвештә җавап алырга мөмкинлек бирә.

 Моның өчен түбәндәгеләр кирәк:

 - "Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез" баннерына басарга;

- мөрәҗәгать итүнең асылын тасвирларга һәм тематиканы сайларга;

«Әлеге сервислар дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеген арттырачак. Язуның яңа ысулы гражданнарга алдан ук кабул итүне планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, ә КЭП системасы Татарстан Росреестрына гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча оператив элемтә тәэмин итәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Моннан тыш, гражданнар өчен Росреестрының колл- үзәге тәүлек буе эшли, ул 8 800 100 34 34 телефоны буенча сораулар кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International