Дәүләт җир төзелеше мәгълүматлары фондыннан (ДҖТМФ) җир төзелеше үткәргәндә алынган белешмәләрне ничек соратырга?

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

ДҖТМФнан материаллар алу өчен Татарстан Республикасы буенча «Роскадастр» гавами-хокук компаниясе (ГХК) филиалына җибәрергә кирәк:

  • билгеләнгән рәвештәге гариза (бланк үрнәге Татарстан Республикасы буенча «Роскадастр» (ГХК) филиалының roskadastr.tatarstan.ru рәсми сайтында «Документлар» бүлегендә урнашкан);
  • ышанычлылык кәгазе;
  • әгәр соратып алына торган документта чикләнгән мәгълүматка кертелгән белешмәләр булса, рөхсәт ителә торган документта мәгълүматтан файдалану чикләнгән мәгълүматка кертелгән ДҖТМФ документларын алу хокукын бирә торган документ яисә нотариус тарафыннан расланган әлеге документның күчермәсе.

Мөрәҗәгать иткәндә кызыксынган затның яки аның вәкаләтле вәкиленең шәхесен раслаучы документ шәхсән тапшырыла.

ДҖТМФда җир документларының оригиналы саклана. Җир төзелеше үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның дәүләт фондында сакланырга тиешле документлар исемлеге 2001 елның 18 июнендәге «Җир төзелеше турында»78-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән.

Мөрәҗәгать итүче ДҖТМФнан нинди документлар соратырга мөмкин?

ДҖТМФнан барлык материалларын да соратып алырга мөмкин, ә җирләрне инвентаризацияләү материаллары һәм җир кишәрлекләрен ызанлау буенча җир төзелеше эшләре иң ихтыяҗлысы булып тора.

ДҖТМФты документлары һәм аларның күчермәләреннән тыш, Татарстан Республикасы буенча «Роскадастр» (ГХК) филиалы, теләсә кайсы кызыксынучы зат таләбе буенча, аларның ДҖТМФда булуы турында мәгълүмат бирә.

ДҖТМФның барлык материаллары һәм аларның күчермәләре мөрәҗәгать итүчеләргә бушлай бирелә.

Гариза җибәрүнең нинди ысуллары бар?

ДҖТМФнан җир төзелешен үткәрү нәтиҗәсендә алынган белешмәләр сорап, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне 15:45 кә кадәр Казан шәһ., Кулагин ур., 1 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз яки гаризаны GFDZ_RT16.kadastr.ru.электрон почтага җибәрә аласыз

Сораулар туганда (843)514-90-77 (өст. 2237, 2158, 2105) телефоны буенча шалтырата аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International