Әлки муниципаль районының горурланып сөйләрлек уникаль, данлыклы кешеләре, җитештерү һәм социаль хезмәтнең атказанган хезмәткәрләре күп. Алар арасында гомерләрен катлаулы, мөһим һәм игелекле эшкә — яшь буынны тәрбияләү һәм белем бирүгә багышлаган искиткеч укытучыларыбыз да бихисап. Алар, педагогик хезмәт вәкилләре, җәмгыятьнең интеллектуаль һәм әхлакый нигезен формалаштыра.
Шундый укытучыларның берсе - Базарлы Матак Нәби Дәүли исемендәге Матак гимназиясе муниципаль гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Лилия Гавас кызы. Аның өе кебек якын иткән гимназиясенә, туганнарыдай күргән хезмәттәшләренә мөнәсәбәте һәркемне сокландыра. Үзендә югары педагогик һәм кешелек сыйфатларын берләштерүче шәхес ул. Лилия Гавас кызы һәркемгә авыр минутларында юатыр сүзен табырга, алдагы көнгә ышаныч яки өмет уятырга сәләтле.
Лилия Гавас кызы сайлаган һөнәренә гомере буе тугры кала. Ул педагогик эшчәнлеген зур җаваплылык тоеп башкара. 26 ел дәвамында үсеп килүче буынга туган телебез нигезен, мөһимлеген аңлата. Лилия Гавас кызы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы гына түгел, ул - башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, мәгълүматлаштыру һәм инновацион эшчәнлек буенча директор урынбасары да. Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә ел саен Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучыларның ачык фәнни –тикшеренү конференциясе үткәрүендә, Лилия Гавас кызының хезмәте бик зур.
Лилия Гавас кызы дәресләрендә булганнан соң, аның сүз остасы икәнлегенә инанасың. Укытучы - көн саен укучыларга белем хәзинәсен бирүче сәхнә артисты, дип юкка гына әйтмиләр шул.
Лилия Гавас кызы укыту процессына иҗади якын килә. Ул укучыны тоя, аның шәхси мөмкинлекләрен һәм үзенчәлекләрен күрә белә. Балаларның һәрьяклап үсүе турында кайгырта, аларга иҗатка зәвык, гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләргә омтыла, үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Аның тәрбияләнүчеләренең тормышы кызыклы һәм бай булсын өчен күп эшләр башкара. Еш кына дөньяга карашларын киңәйтү өчен укучылар белән театрларга, музейларга бара.Тәрбия максатларында һәм аларның интеллектын үстерүдә сыйныфтан тыш йөзләгән чара үткәрә. Ул барлык укучыларның да аларда катнашуларына, сәнгать иҗаты коллективларында шөгыльләнүләренә, концерт һәм төрле чараларда чыгыш ясауларына игътибар итә.
Лилия Гавас кызы тәрбияләнүчеләре фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлеге белән шөгыльләнә, ел саен фәнни-тикшеренү конференцияләрендә уннарча призлы урыннар алып тора. Аның укучылары шигырьләр, газета һәм журналлар өчен мәкаләләр яза, параллель рәвештә "Булачак журналистлар" проекты буенча онлайн уку уза. Лилия Гавас кызы - "Зиннәт/ Шик-блеск" мәктәп театры җитәкчесе. Театрда тәрбияләнүчеләрнең чыгышын гимназия укучылары һәм укытучылары, кунаклар һәм ата-аналар да югары бәяли. Лилия Гавас кызы укучылары - күп кенә иҗади конкурс, төрле дәрәҗәдәге олимпиада җиңүчеләре, чөнки укытучы сәләтле балалар белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирә.
Кешене аның гамәлләре бизи. Сафина Лилия Гавас кызының хезмәте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасының Әлки һәм Нурлат муниципаль районнары мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Лилия Гавас кызы- “Безнең иң яхшы укытучы" грантына конкурс җиңүчесе. Ул-Татарстан Республикасы грантларын алуга конкурсларда җиңгән өч проект авторы.
Ләкин аның өчен иң мөһиме — нәни йөрәкләрендә якты эз калдырган шәкертләренең мәхәббәте һәм хөрмәте. Бу мөгәллим өчен иң зур бүләк түгелмени!? Менә шулай якты эз калдырып яшәү һәм балаларга белем, тәрбия бирү - зур бәхет!