2023 елның 10 февралендә 11дән 13 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә Әлки муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын түбәндәге адрес буенча уздырырга планлаштыра: Базарлы Матак авылы, С. Крайнов урамы, 58.
Чарада Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре катнашачак.
Мөрәҗәгать итү һәм алдан язылу өчен телефон 20051,21756