Әлки районы мәдәният учреждениеләренең хисап җыелышы узды

2023 елның 3 феврале, җомга

2 февральдә район мәдәният йортында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Платонова М. А. катнашында Әлки районы мәдәният учреждениеләренең хисап җыелышы узды.

"Әлки РДК" МБУ директоры урынбасары Галимов Д. Р. катнашучыларны 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар белән таныштырды.

Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы белән нәтиҗәле хезмәте һәм Әлки муниципаль районында мәдәният үсешенә шәхси өлеше өчен Нурлыхакова Л.С. бүләкләнде.

«Әлки район мәдәният бүлеге» МКУ начальнигының Рәхмәт хатлары белән Салман авыл мәдәният йорты директоры С. Р. Задаева, Борискино авыл мәдәният йорты директоры Дмитриева А. Н., Югары Кәчи авыл клубы мөдире Миндрюкова А.М., Иске Такталы авыл клубы мөдире В. П. Барабанова, Түбән Колчурино авыл клубы мөдире Ишмулкина Т.П., Чуаш Кичүе авыл мәдәният йорты директоры Кыямова Г. Ш., "Әлки РМЙ” МБУнең өлкән методисты Нургалиева Г. И, "Әлки РМЙ” МБУнең халык театры режиссеры Федонин А.Г., "Әлки РМЙ” МБУнең хормейстеры» Гайнутдинова А.Р., "Әлки РМЙ” МБУнең массакүләм тамашалар режиссеры Гыймаев Л.Т., "Әлки РМЙ” МБУнең ACB өлкән методисты Зыятдинова Э. К. бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International