2023 елның 2 февралендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ТР Әлки муниципаль районының “Түбән Әлки урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУендә “Һава торышын фаразлаучы технологияләр” темасына “Саннар дәресе” үткәрде.
Дәрес барышында Илгизәр Зарипов укучыларга «һава торышы», «циклон», «антициклон» төшенчәләре, метеорологик фаразлар срокларын, метеорологик модельләрне классификацияләү, һава торышын фаразлау өчен ясалма интеллект куллану үзенчәлекләре һ.б. турында сөйләде.
"Һава торышы фаразы озаграк булган саен, аны күзаллау җиңелрәк була, - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. - 3-10 көнлек фаразлар иң төгәл һәм дөресе”.