Яңа Әнҗерә авыл клубында ачык һавада күңелле эстафета спорт сәгате узды

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Яңа Әнҗерә авыл клубында ачык һавада күңелле эстафета спорт сәгате узды.

Яңа Әнҗерә авыл клубында ачык һавада күңелле эстафета спорт сәгате узды.

Эстафетада мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар ике тигез командага бүленде.

Эстафета бик күп кызыклы биремнәрне үз эченә алган:  «Кричалки», «Елан», «Кар өемнәре», «Җигүле ат», «Боз кичү», «Сазлык» һ. б.

Бәйрәмдә, эстафетаны үткәргәндә ярыш рухы сизелсә дә күңелле һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде.

Бәйрәмдә пассив күзәтүчеләр булмады. Һәркем уеннан  канәгать калды. Ә чара азагында һәр бала баллы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International