Салман авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә язучы Фәнис Яруллинның 85 еллыгына багышланган "Көчле рухлылар гына максатка ирешә" дигән әдәби сәгать узды

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Салман авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә язучы Фәнис Яруллинның 85 еллыгына багышланган "Көчле рухлылар гына максатка ирешә" дигән әдәби сәгать узды.

Бәйрәм Фәнис Яруллинның тормыш девизына әйләнгән сүзләр белән башланды: «Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиренә төш. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек». Чарада катнашучылар Фәнис Яруллинның китаплары белән таныштылар, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр,аның шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International