Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Нәби Даули исемендәге гимназиянең 6Б сыйныфында Батырлык дәресе үтте. Укучы Элина Ибраһимованың бабасы Ибраһимов Марс Миңгали улы укучыларга 1977-1979 елларда Германиядә армия сафларында хезмәт итүе турында сөйләде: хезмәттәшләрен искә алды. Укучылар кунакны игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Марс Миңгали улы укучыларның игътибарын яшьләрнең патриотизмына, аларның Ватанга чиксез мәхәббәтенә юнәлтте. Әңгәмә ахырында укучыларның яхшы укуларын, батыр һәм кыю булып үсүләрен теләделәр.