14 февральдә Гашыйклар көне - бөтен дөнья буенча күп кешеләр бәйрәм итә торган бәйрәм. Бу көнне бәйрәм итүчеләр якыннарына чәчәкләр, конфетлар һәм "Валентинка" открыткалары бүләк итәләр, аларга шигырьләр, теләкләрен язалар. Иң оригиналь булып һәрвакытта да үз кулларың белән ясалган карточка калачак. Каракүл авылы мәдәният йортында балалар белән бәйрәмгә "Валентинка" ясарга булдылар. Бу бик күңелле булды. Иң мөһиме, әлбәттә, фантазия һәм үз хисләрегез белән уртаклашу теләге!