Татарстан Республикасы Әлки районы “Югары Әлморза төп гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУ укытучысы Сафиуллина Айсылу Рөстәм кызы-тәҗрибәле, иҗади эшләүче укытучы. Ул барлык укучыларның да укыту программасын үзләштерүен тәэмин итә, аңлы дисциплина, укуга җаваплы караш тәрбияли. Укытучы өчен ахыргы нәтиҗәгә омтылыш, укучыларны укыту һәм тәрбияләү өчен уңайлы әхлакый-психологик шартлар тудырып дәрес бирү хас. Укытучы дәреснең һәр минутын яңа белем алу, аларда практик күнекмәләр формалаштыру өчен нәтиҗәле файдалана, тәрбияләнүчеләрнең фикерләү эшчәнлеген активлаштыру буенча зур эш алып бара, аларны төрле, максатчан эшчәнлеккә җәлеп итә.
Дәресләрдә һәм тәрбия эшендә Айсылу Рөстәм кызы балаларны фикер йөртергә, чагыштыру нигезендә нәтиҗәләр ясарга, мөстәкыйль эшләргә өйрәтә, дәресләрнең тәрбияви ягын тирәнтен уйлый. Укытучы кулланган төп технологияләр: уен технологиясе, проектны өйрәнү технологиясе, проблемалы өйрәнү, мәгълүмати һәм төркем технологияләре. Төркем эше формасы, биремнәрне индивидуальләштерү һәм дифференциацияләү, иҗади укытучыга һәр бала өчен уңыш ситуациясен, дәрестә игелекле атмосфера булдырырга булыша.
Укытучы һәрвакыт эзләнүдә һәмшуның нәтиҗәсендә белем һәм тәрбия бирүнең югары нәтиҗәләренә ирешә. Аның укучылары нык белемле, бу район, республика дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда һәм чараларда призлы урыннар белән раслана.
Педагог үз осталыгын коллегалары белән бик теләп бүлешә. Ул ачык дәресләр үткәрә, мәктәпнең педагогик советларында, укытучыларның методик берләшмәсе утырышларында, семинар-практикумнарда чыгыш ясый.
Айсылу Рөстәм кызы балаларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә, ата-аналар белән даими тыгыз элемтәдә тора. Моңа тематик ата-аналар җыелышлары, ачык дәресләр, индивидуаль консультацияләр, уртак класстан тыш чаралар: бәйрәмнәр, походлар ярдәм итә.
Югары профессиональлек, иҗади эзләнү, инициатива, җаваплылык, хезмәт сөючәнлек – аның үзенчәлекле сыйфатлары. Ата-аналарга, укучыларга, хезмәттәшләренә карата булган ихтирамлы һәм әдәпле мөнәсәбәте аңа коллективта лаеклы абруй тудырды.