Чуаш Борнае балалар бакчасында Муса Җәлилгә багышланган Шагыйрь көне узды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

1906 елның 15 февралендә күренекле шагыйрь Муса Җәлил туа.

Чуаш Борнае балалар бакчасында истәлекле датага багышланган “Гомеремне халыкка багышладым..." дип аталган Шагыйрь көне узды. "Минем шигырьләрем - тере шаһитләрем" дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең шигырь һәм әкиятләр җыентыклары тәкъдим ителде. Көн дәвамында аның тормышы, иҗаты һәм үлемсез батырлыгы турында шәхси әңгәмәләр оештырылды. Балалар зур дулкынлану белән мәхәббәт, Ватан, тормыш һәм үлем турында шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International