Районда алкоголь продукциясен ваклап сату 66 сәүдә объектында 13 оешма исәпләнә. Район үзәгендә алкоголь продукциясен ваклап сату 19 сәүдә объектында, авыл җирлегендә алкоголь продукциясен ваклап сату 47 сәүдә объекты гамәлгә ашырыла.
2022 елның гыйнвар-декабрь айларында 19,7 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган, 2021 ел белән чагыштырганда, сатуның 3% артуы күзәтелә.
Кертелә торган алкогольле продукция буенча – 5% ка, аракы буенча-6% ка кимү күзәтелә.
Республика җитештергән алкогольле продукция буенча сату үсеше 6% тәшкил итте, шул исәптән аракы буенча – узган елның шушы чорына карата 5%.
Җан башына алкоголь продукциясен реализацияләү күләме 2022 елның гыйнвар-декабрендә 10,9л тәшкил итте, бу алдагы ел дәрәҗәсенә карата 105% тәшкил итә.
2022 елда территориаль орган белгечләре тарафыннан административ тикшерү кысаларында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 5 контроль чара уздырылган.
Тикшерү барышында гамәлдәге законнарны бозуның 5 очрагы ачыкланган.
Легаль булмаган әйләнештән 178,65 литр алкогольле продукция алынган.
Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 376 000 сум тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.