Түбән Әлки урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә, «Россия ДОСААФының 96 еллыгына», Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов призына пневматик винтовкадан ату буенча район ярышлары узды. Чарада: Хөснетдинов Марат Зәйнетдин улы-ТР ДОСААФ МБ Советы Рәисе, Платонова Мария Андреевна-Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Захарова Наталья Павловна - «Әлки МР УО»МКУ урынбасары катнашты.
Ярышлар йомгаклары буенча:
1 урын – “Яңа Салман урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУ укучылары
2 урын – “Чуаш Борнае урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУ укучылары
3 урын - "Н.Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе" МБББУ укучылары