БЕЛЕШМӘ

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

2023 елдан яшь кош-корт сатып алуга субсидияләр түләнәчәк. 2023 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр электрон хуҗалык кенәгәсендә кош-корт сатып алу турында язма исәпкә алына.

Сайлау критерийлары:

• Яшь кошларны Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән, авыл хуҗалыгы кош-кортларын үрчетү белән шөгыльләнүче (ОКВЭД 01.47) җитештерүчеләрдән турыдан-туры сатып алу;

• сатып алына торган яшь кош – корт-30 көнлектән артмаска тиеш;

* бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка 50 баштан 100 башка кадәр яшь кош сатып алу;

2023 елның 1 апреленнән алып 2023 елның 1 июленә кадәр кошчылык хуҗалыкларында сатып алуга тотылган чыгымнарны раслый торган документлар булу (сату-алу шартнамәләре, кабул итү-тапшыру актлары, контроль-касса техникасын кулланып басылган касса чек, кош бәбкәләрен сатып алган көнне рәсмиләштерелгән сатып алына торган яшь кош-корт бәбкәләренә наклад һәм ветеринария документлары);

Субсидия ставкасы транспорт чыгымнарыннан чыгып, бер баш күркә, каз өчен 200,0 сум, әмма сатып алу бәясенең 50 проценттан артмый;

Субсидия ставкасы транспорт чыгымнарыннан чыгып,  бер баш үрдәккә 120,0 сум, әмма сатып алу бәясенең 50 проценттан артмый;

Субсидия ставкасы транспорт чыгымнарыннан чыгып, баш бройлер чебиенә 100,0 сум исәбеннән, әмма сатып алу бәясенең 50 проценттан артмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International