Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Мурадымов юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә "Главтатдортранс" ДКУ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлеге, "Алексеевскдорстрой" ААҖ вәкилләре, Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча юл-транспорт һәлакәтләренең концентрациясе урыннарына һәм аннан соңгы чаралар күрүгә анализ ясалды.