Май чабу-кышны озату, аның белән саубуллашу. Бу бәйрәмне яратмаган кеше юктыр! Май чабуны олылар гына түгел, балалар да көтә. Бабаларыбыз, әти-әниләребез һәм без бу күңелле бәйрәмне бәйрәм итәбез. Бөек пост алдыннан үткәрелүче матур һәм иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Безнең көннәрдә дә милли гореф-гадәтләр онытылмаган әле.
Бүген 22 февральдә “Колос” кинотеатры каршында кыш белән хушлашуга багышланган традицион күңел ачулар узды. Бәйрәм күңелле һәм дәртле булды. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны күңелләрен мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре әзерләгән бай программалы тамаша тагы да күтәрде.