Әлки муниципаль район Советының XXI утырышы булды. Районның 2022 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Александр Чубаров, Альберт Мөхәммәтшин һәм Алсу Нәбиева катнашты. Сессия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.