"Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУендә кышның соңгы атнасы, илебезнең барлык белем бирү учреждениеләрендәге кебек үк, тантаналы линейкадан РФ, ТР һәм Әлки муниципаль районының дәүләт флагларын чыгару белән башланды. Шулай ук мәктәп беренчелегенә киез итекләрдә уйналган футбол, МСО катнашучыларга ярдәм итү буенча йомгак ясалды, муниципаль, республика һәм бөтенроссия конкурсларында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар бүләкләнде.