25 февральдә Карга авылы мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган отчет концерты булып узды

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

25 февральдә Карга авылы мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган отчет концерты булып узды. Әлеге кичә  өй күренешләреннән башланды һәм халык җырлары һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды. Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасыннан сәхнәләштерелгән өзекне югары бәяләделәр. Сәхнә бизәлешендә милли бизәкләребезнең матурлыгын чагылдырып, чиккән сөлгеләр, сандык һәм халык киемнәре урын алган иде.
Концертта төрле буын вәкилләре катнашып, буыннар арасындагы элемтәнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын тагын бер кат дәлилләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International