25 февраль көнне Түбән Колчурино авыл клубында Милли мәдәният һәм традицияләр елына һәм Педагог һәм остаз елына багышлап, Югары Колчурино авыл җирлеге хисап концерты үткәрде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар авыл халкын җырлары, биюләре һәм сәхнәләштерүләре белән сөендерделәр.