Әлки районының Иске Алпар авылының "Таң" МБМББУ балалар бакчасында "Кошлар өчен җимлек" дәресе үткәрелде

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Әлки районының Иске Алпар авылының  "Таң" МБМББУ балалар бакчасында "Кошлар өчен җимлек" дәресе үткәрелде.

Әлеге чараның максаты - табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, кече туганнары турында кайгырту, балаларының кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү.

Чара барышында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Әкбәрова  Г.И. белән бергәләп кул астындагы материаллардан җимлекләр әзерләүнең төрле ысуллары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International