2023 елның 28 февралендә Балалар иҗат йортында "Күңелле стартлар" спорт бәйрәме узды. Бәйрәмне Базарлы Матак авылында "Каенкай" балалар бакчасы оештырды. Базарлы Матак авылындагы балалар бакчаларыннан 6-7 яшьлек балалар ярышты , барлыгы 5 команда.
Балаларга көч биреп тору өчен әти-әниләре дә килгән иде. Ярышлар чын спорт, яшьлек һәм сәламәтлек бәйрәме булды!
"Күңелле стартлар" да катнашып, барысы да үзләрен зур бердәм һәм тату гаилә кебек хис итте!
Катнашучылар финишка беренчеләрдән булып килергә тырыштылар. Алар үзләренең җитезлеген, төгәллеген, көчләрен, чыдамлыгын, зирәклеген, бердәмлеген һәм оешканлыгын күрсәттеләр. Ярышны компетентлы жюри бәяләде. Алар ярышларга йомгак ясадылар:
1 урын - "Ромашка" балалар бакчасы командасы.
2 урын - "Каенлык" балалар бакчасы командасы,
3 урын - "Төремкәй" балалар бакчасы командасы.
Барлык команда медальләр, Мактау грамоталары, татлы призлар белән бүләкләнде.
Бәйрәм мавыктыргыч һәм кызык булды, бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды, барысы да күтәренке рух алды. Ярышлардан соң барлык катнашучыларны, "Каенкай" балалар бакчасы пешекчеләре күмәч һәм чәй белән сыйладылар.