Салманда Май чабуны бәйрәмен әйлән - бәйлән, конкурс, ярышлар белән каршы алдылар.

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Салманда Май чабуны бәйрәмен әйлән - бәйлән, конкурс, ярышлар белән каршы алдылар. 27 февральдә Салман авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә авыл халкы өчен «Зур Май чабу»бәйрәм программасы оештырды. Өлкәннәр дә, кечеләр дә бәйрәмгә килделәр.

Бәйрәм кунаклары язны мактады, әйлән-бәйлән әйләнде, табышмаклар әйтте, такмаклар җырлады. Балалар һәм олылар рәхәтләнеп мавыктыргыч конкурсларда һәм рус май чабу уеннарында катнаштылар. Бәйрәмдә күңелле кәеф хөкем сөрде.  Коймаксыз Май чабу буламени? Традиция буенча кунакларны тәмле ризыклар - варенье һәм каймак белән коймак көтә сыйладылар. 

Язны каршылау  бәйрәме карачкы яндыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International