Укытучы... Галим дә, ташчы да, игенче дә бу бөек һөнәр иясе алдында башын ия. Теләсә кайсы һөнәрнең башы шушы фидакарь хезмәттән башлана бит.
Укытучы! Нинди бөек сүз! Мәктәп укытучысы-халык арасында иң хөрмәтле, мөхтәрәм һөнәрләрнең берсе. Укытучы һөнәрен мин яктылык һәм җылылык бирүче кояшка тиңләр идем. Кояш та һәр язда нурларын сибеп табигать күзләрен ача бит. Укытучының күңелендә дә һәрвакыт яз. Башкача булуы мөмкин дә түгел.
Ә чын укытучы нинди булырга тиеш соң? Ул үз белемен, тәҗрибәсен укучыларга җиткерергә, укытучы сүзенә тап төшермичә аларның ышанычын акларга тиеш. Укытучы - иң кыен, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һәм гуманлы һөнәрләрнең берсе. “Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Бу сүзләрдә хакыйкать ярылып ята. Әлки районы Каргалы мәктәбендә эшләүче Гайнетдинова Равия Мулланур кызы шундый сыйфатларга ия булган укытучыларның берсе.
Укытучы - ул үз эшенең остасы, баланың җанын аңлый, авыр минутларда ярдәм итә, юата, акыллы киңәшләр бирә. Балалар язмышына битараф кеше чын укытучы була алмый дип уйлыйм.
Барлык күркәм сыйфатларга ия һәм менә инде 30 ел татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган укытучы Гайнетдинова Равия Мулланур кызы турында язасым килә. Үзенең ягымлы йөзе, тыныч тавышы, ягымлы мөнәсәбәте белән укучыларның йөрәкләренә ачкыч тапкан укытучы татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята алды.
Ул бик төгәл, таләпчән, кызганучан. Равия Мулланур кызы туган авылында урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казан дәүләт педагогика университетында балачактан ук хыялланган һөнәре буенча белем ала.Шуннан бирле, инде 30 ел, балаларны укыту һәм тәрбияләүдә армый-талмый хезмәт итә. Равия Мулланур кызы дәресләрне мавыктыргыч итеп оештыра белә. Хәтта катлаулы темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Әдәбият дәресләрендә шагыйрь һәм язучыларыбыз тормышын өстәмә әдәбият, газета һәм журналлардан, презентацияләрдән файдаланыптаныштыру, аларны тулырак ачарга мөмкинлек бирә. Әдәби әсәрне аңларга, авторлык фикерен тоярга, әсәрдәге чорны без яшәгән чор белән чагыштырырга, охшашлыкларны һәм аермаларны күрергә, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Әдәбият аша укучыларда кешелеклелек, әхлаклылык тәрбияләргә омтыла. Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек галимнәрнең тәрбия турындагы үгет-нәсихәтләрен өйрәтә. Бие еш кына: "Бары тик тәрбияле бала гына бәхетле булачак, тәрбияле булыгыз!"- дип кабатлый. Туган җирнең матурлыгын күрә белү, аны ярата һәм саклый белү. Туган телдә сөйләшү, аны саклау - шулай ук укучыларның бурычы. Халкыбыз тарихы, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре турындагы мөгаллим оештырган кичә - бәйрәмнәрдә укучылар белемнәрен арттыра. Равия Мулланур кызы яраткан укытучы гына түгел, коллегалары арасында хөрмәтле остаз, киңәшче, гаиләдә кадерле әни дә.
Хөрмәтле укытучыга ныклы сәламәтлек, түземлек, иҗади уңышлар телибез.