2023нче ел - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Балаларны татар халкы сәнгате белән таныштыру максатыннан, Яңа Үргәагар авылы "Кояшкай" МБМББУ балалар бакчасында 2 март көнне "Халкыбызның милли бизәкләре" чарасы үткәрделәр. Тәрбияче татар орнаментының төрле төрләре турында сөйләде, балалар татар орнаментлары белән алъяпкыч бизәделәр, "Кульяулык", "Түбәтәй" татар халык уеннарын уйнадылар.