Карата авылы мәдәният йортында балалар өчен "Нарутто стилендәге кичә" дип исемләнгән уен программасы уздырылды. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы һәм шаян уеннар уйнадылар, шулай ук табышмаклар чиштеләр, интеллектуаль викторинада катнаштылар.