8 Март – кадерле хатын –кызларыбызның матур бүләкләр һәм изге теләкләр кабул итә торган бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне.
Бүген, 6 мартта, Әлки район мәдәният йортында 8 март көненә багышланган “Сөеклемә җырлар" концерты булды. Әлеге язгы бәйрәм концерты аеруча күтәренке рухта узды, чара дәвамында иң җылы сүзләргә, яратуга һәм ихтирамга лаеклы хатын-кызларны хөрмәтләделәр. Концертның һәр номеры, алып баручыларның һәр сүзе хатын-кызга багышланды, яраткан әниләребез, әбиләребез һәм барлык хатын-кызларыбызга олы рәхмәт сүзләрен районыбызның ир – атлары һәм малайлары җиткерде.
Матур номерлар залда җылы атмосфера тудырды. Бүген кырык эшен кырык якка ташлап, бәйрәм чарасында килгән һәркем бетмәс – төкәнмәс күтәренке кәеф белән өйләренә кайтып китте.