8 Март-балаларның яраткан әни,әби,сеңелләрен котларга көтеп алган бәйрәм.
Әлеге көн кояшның якты нурлары, хатын-кызның эчкерсез елмаюы белән җылы һәм чәчәкләр белән бизәлә.
Бүген Югары Әлморза авылы "Алсу" балалар бакчасы МБМББУендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм узды.
Балалар шигырьләре, биюләре, җырлары аша әниләренә җылы сүзләр, наз һәм игътибар бүләк иттеләр. Алар әни - әбиләренә үзләре әзерләгән эшләнмәләрне аерым бер дулкынлану белән тапшырдылар.
Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар алдагы бәйрәм көннәренә дә җитәрлек күтәренке кәеф алдылар.