“2023 елның 09 мартында 10.00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе “Нәрсә ул СГС һәм СПС, БСХ сальдоны ничек белергә һәм эш итәргә” дип исемләнгән вебинарга чакыра.
Вебинар спикерлары: Лекомцева Элина Сергеевна, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бурычларын җайга салу бүлеге башлыгы, Осипова Майя Камил кызы, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бурычларын җайга салу бүлеге башлыгы урынбасары.
Вебинар программасы:
1. Нәрсә ул СГС һәм СПС.
2. БСХ сальдоны ничек белергә һәм эш итәргә.
3. Сорауларга җаваплар.
Вебинар бушлай. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк (https://w.sbis.ru/webinar/3c57ee4f-47d2-4a6e-831c-3cb а) һәм ачылган биттә «Катнашачакмын» басыгыз һәм чарага теркәлегез. Вебинар алдыннан сылтаманы ачыгыз һәм «Вебинарга керү»төймәсенә басыгыз.