Халыкара хатын-кызлар көнендә һәрбер кыз игътибарга лаек. Бу матур язгы бәйрәмдә теләсә нинди ханым ир-атлар игътибарын көтә. Халыкара хатын-кызлар көнендә олы яшьтәге хатын-кызлар бүләк һәм үзенчәлекле мөнәсәбәт көтсә, кызлар күңел ачарга телиләр. 8 Мартта аларга мондый мөмкинлекне төрле күңелле һәм кызык бәйге - уеннар бирә ала. «Форпост» үзәге тарафыннан отряд активистлары өчен « Кызларның иң - иңнәре»конкурс-уен программасы үткәрелде.
Чара үз эченә берничә бәйгене ала:«Интеллектуаль»,«Уңган»,«Күңелле аш-су остасы»,«Мисс элегантлык» һ.б. Барлык катнашучылар да бүләкләр, чәчәкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.