Үткәрү датасы: 2023 елның 14 марты (сәгать)
Үткәрү вакыты: 17.00-18.30
Үткәрү урыны:
1. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы (төп студия).
2. 45 муниципаль мәйданчык (офлайн-формат) “ВКонтакте” мәйданчыгында төп студиягә тоташтырып трансляция (муниципаль мәйданчыклар яшьләр сәясәте, мәдәният, өстәмә белем бирү учреждениеләре, Башкарма комитетлар базасында уздырыла). Туры эфирда катнашу рәвеше: Муниципаль мәйданчыклар базасында (офлайн-формат): яшьләр, яшь гаиләләр, яшь белгечләр - торак программаларында катнашучылар, шулай ук потенциаль катнашучылар (Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең Башкарма комитетлары чакыруы буенча).
45 муниципаль мәйданчыкны тоташтыру – “ВКонтакте" платформасы (https://vk.com/minmol_rt) сораулар туры трансляция чатында бирелә. Өстәмә рәвештә муниципаль мәйданчыклардан онлайн-форматта сорау бирү мөмкинлеге булдыруга муниципаль мәйданчыкларны «Звонки «ВКонтакте» платформасына тоташтыру өчен сылтама җибәреләчәк.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «ВКонтакте» платформасында трансляциягә (шул исәптән мобиль җайланмалардан) мөстәкыйль тоташтыру: https://vk.com/minmol_rt.
Туры эфир темасы #ЖильМолодымРТ
2024 елда яшь гаиләләрнең торак бәясеннән 30-35% кире кайтарылмаучы субсидияләр алуда катнашу мөмкинлеге.
Муниципалитетларда «Авыл территорияләрендә торак төзелешен үстерү һәм йорт хуҗалыкларын төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү» федераль программасын (торак бәясеннән 80% субсидия), ипотека программаларын, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру