Югары Әлки балалар бакчасында "Әйдәгез әле, әниләр!" бәйгесе үтте

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

8 Март-язның иң гаҗәп, иң назлы бәйрәме! Бу үзенчәлекле көн кояш нурлары, хатын-кыз елмаюы белән җылына, чәчәкләр бәйләме, наз белән сугарыла. Районның мәгариф учреждениеләрендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итә. Югары Әлки авылы балалар бакчасында "Ягез әле, әниләр!" дип исемләнгән бәйге оештырылды. Бәйрәмдә 9 бала һәм 8 әни катнашты. Кызыклы, иҗади, музыкаль бәйгеләр, спорт ярышлары югары дәрәҗәдә узды. Балаларга да, әниләргә дә бик күңелле һәм кызык булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International