Укытучы һөнәре һәрвакыт иң хөрмәтле, әмма шул ук вакытта иң авыры булып кала. Чөнки тәҗрибәңне мөстәкыйль һәм катлаулы тормышка аяк баскан яшь буынга тапшыра белү- талант.
Бүген Мин Түбән Әлки авылының гаҗәеп кешесе турында сөйләргә телим. Чыгарылыш сыйныф укучыларына сезнең яраткан укытучыгыз кем дигән сорау бирсәк , күпләрнең җавабы: “Минем яраткан укытучым – Галәветдинова Асия Кадыйр кызы",- булачак. Мөгаен, бер сулышта катлаулы математика фәнен өйрәнү бәхете һәркемгә дә елмаймыйдыр. Асия Кадыйр кызы шәкертләренә әлеге бәхет эләкте.Аның беренче дәресләреннән, чараларыннан ук аның Ходайдан укытучы булуы күренде. Дәресләр бик тыгыз, нык дисциплиналы, балаларның иң авыр мәсьәләне дә чишү өстендә бик тырышып эшләве белән аерылып тора. Мәктәп администрациясе Асия Кадыйр кызының һичшиксез балалар һәм ата – аналар белән уртак тел табып, җиңеп чыгачагына ышанып, аңа бик үк гади булмаган сыйныфлар тапшырган. Ул эшен балаларның бер “йодрык” булып тупланып һәм укуга да үзләре тартылырлык итеп алып бара. Балалар да беләләр: укытучы аларны беркемнән дә рәнҗеттермәс, һәрвакыт ярдәм итәр, ләкин шул ук вакытта таләбен дә куя белер.
Ул үз шәкертләренә күпме рухи көч һәм энергия биргән, аларны математика законнарын гына түгел, ә тормыш законнарын да дөрес һәм гади итеп аңларга өйрәткән.
Математиклар турында үз саннарыннан башка бернәрсә дә күрмәүче «коры» дигән фикер бар. Ләкин бу Асия Кадыйр кызына кагылмый. Ул чын мәгънәсендә иҗади шәхес: хезмәттәшләре һәм дуслары юбилейларында уйнаган сәхнә образлары, аның кабатланмас тавышы һәм гармун уйнавы һәркемне таң калдыра һәм талантлы кешенең һәрнәрсәдә талантлы булуын тагын бер тапкыр ассызыклый.
Асия Кадыйр кызы - менә дигән педагог, яраткан хатын һәм тынгысыз әни. Бу гаҗәеп ханым янәшәсендәге һәркемгә бетмәс – төкәнмәс энергия, күтәренке дәрт өләшә. Асия Кадыйр кызы тормышның авыр сынауларына бирешмичә, һәрвакыт күтәренке кәефтә, үзенең оптимизмын башкаларга да йоктырырга сәләтле.
М. Волошин: «Тормыш - иксез-чиксез танып белү ул. Үз юлыңны таба бел!", -дип язган. Асия Кадыйр кызы өлкәннәрне олылап, кечкенәләрне тәрбияләп, якыннарын кайгыртып, гомер сукмагыннан тайпылмыйча бара.
2 мартта Галәветдинова Асия Кадыйр кызы чираттагы юбилеен билгеләп үтте!
Яраткан укытучыбыз! Мәктәп администрациясе, педагогик коллектив һәм укучыларыгызның иң ихлас котлауларын кабул итегез!!! Сезнең дәресләр эзсез үтмәде! Сез безнең өчен профессиональлек, тырышлык һәм шәфкатьлелек үрнәге булып торасыз. Сезнең оптимизм һәм тормышны яратуыгыз еллар дәвамында артуын телибез.