2023 елның 9 мартында язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм әзерлек мәсьәләсе буенча консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре «Ерусланов Андрей Николаевич» һәм «Сутягин Руслан Викторович» крестьян (фермер) хуҗалыкларына чыктылар. Карау нәтиҗәләре буенча әлеге фермер хуҗалыклары 2023 елның язгы кыр эшләрен башкарырга әзер.