2023 елның 10 марты, җомга
Әлки муниципаль районы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!
«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУннән түбәндәгеләр керә:
2023 елның 10 марты 18 сәгатьтән 11 март 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләренең интенсивлыгы турында консультация
Татарстан Республикасы территориясендә 10 мартта кич, 11 мартта төнлә һәм көндез көтелә:
- юлларда көчле бозлавык;
- 10 март кичендә һәм 11 март төнендә 15-20 м/с тизлектә көчле көнбатыш, төньяк-көнбатыш җиле, локаль рәвештә 22 м/с кадәр (Казанда 14 м/с ка кадәр).